Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 37 очрагы ачыкланган. Казанда – 13, Чаллыда – 5, Азнакай районында исә 8 авыру теркәлгән.
Моннан тыш, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәләдә – 1шәр, Мамадыш белән Минзәләдә 2шәр очрак ачыкланган.
Татарстанда 129 764 кеше вакцинация узган. Аларның саны бер тәүлектә 2821гә арткан. Прививканы икенче мәртәбә ясатучылар 87 768 кешегә җиткән.