Песи авыру балаларын хастаханәгә алып килгән (ВИДЕО)

Төркиянең Измир шәһәрендә хуҗасыз бер мәче авыру балаларын кешеләр карамагына хастаханәгә алып килгән.

Клиника администрациясе социаль челтәрләргә видео урнаштырган. Анда кайгыртучан мыраубикә баласын тешләре белән муеныннан сак кына эләктереп, Карабаглар районы хастаханәсенең коридоры буйлап алып бара. Песи баласы хастаханә офисында җылы урынга урнаштырылган, ә ике көннән соң мәче тагын ике баласын күтәреп килгән, дип хәбәр итә Daily Sabah.

Табиблар мәче балаларының күзләренә инфекция эләгүен, шуңа күрә күзләрен ача алмавын ачыклаган. Кеше табиблары, беренче ярдәм күрсәткәннән соң, йонлач нәниләрне ветеринарларга тапшырган.  Алар песиләрне дәвалап, инде хәзер дүрт аяклы дусларын гаиләләргә урнаштыру җаен эзлиләр икән.

 


Фикер өстәү