Бик тәмле дәмләмә пешерү ЫСУЛЫ

Кукмарадан Зөләйха Төхвәтуллина рецепты

Кирәк булыр:

700 г сөяксез үгез йә бәрән ите, 4 бәрәңге, 2 кишер, 1 баклажан, 100 г кәбестә, 2 помидор, 1 теш сарымсак, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 3 баш суган, тоз, яшеллек, кыздыру өчен төрле тәмләткечләр.

Казан төбенә ат мае салабыз. Аны әзерләнәсе ризык төпкә ябышып көймәсен өчен салабыз. Шуның өстенә эре итеп туралган ит тезәбез. Тоз-борыч сибәбез. Төрле тәмләткечләр өстибез. Шуның өстенә эре итеп туралган кишер, боҗралап суган, яшеллек, берничә тырнак сарымсак салабыз. Өстенә түгәрәкләп киселгән баклажанны тезәбез. Тоз-борыч өстибез. Тагын суган, яшеллек салабыз, эре итеп туралган помидор тезәбез. Тагын ике-өч тырнак сарымсак кушабыз. Калган суганны тезәбез. Шуның өстенә бәрәңге салабыз. Тоз салырга онытмыйбыз. Яшеллек салабыз, кәбестә белән каплыйбыз. Тагын тоз салабыз. Шуннан соң яхшылап казанны каплап, утка куябыз. Кайнатып чыгарабыз, аннан сүрән утта пешереп бетерәбез. Капкач кырыйларыннан пар чыгып тормасын өчен аны юеш сөлге белән каплыйбыз. Үз шулпасында пешкән тәмле дәмләмә килеп чыга.


Фикер өстәү