Мәскәүдә Түбән Новгородның «Торпедо» хоккей клубы уенчысы Егор Синегубкинның машинасыннан 800 мең сум акча урлаганнар.
21 яшьлек Егор Синегубкин машинасын «Москва-Сити» стоянкасында калдырган була, ләкин машинасын ябарга оныта. Салонда акчалар салынган рюкзак булган. Хоккейчы кире килгәндә аннан җилләр искән булган.
Полиция хезмәткәрләре каракны эзли.