Орнитолог Илгизәр Рәхимов: «Күгәрчен – хыянәтче, карлыгач – тугры кош»

Дөнья куа-куа, табигатькә гел игътибар итми башладык түгелме? Җиһанда – яз бит! Яз хәбәрчеләре дә үз якларына кайта башлады. Кошлар көнендә канатлы якташларыбызның хәлен орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимовтан сораштык.

«Кайталар инде кошларым…»

Язга авыштык, көннәр дә шактый җылы тора. Татарстанга нинди төр кошлар кайтырга өлгерде инде?
– Чыннан да, җиһанга чын яз килде. Кыш бераз тоткарланды быел – беренче кошлар без көткәннән соңрак кайта башлады. Якынча бер атнага соңарды алар. Юлга соңрак чыксалар да, безнең җирлекләргә тиз һәм күпләп кайтып җиттеләр. Бу арада Татарстанга яшәү тирәлекләре су белән бәйле кошлар – үрдәкләр, аккошлар кайтты. Әле беркөнне Мамадышка соры челән кайтканын ишеттек. Дөресен генә әйткәндә, шаккаттык. Аны без апрельдә генә кайтыр дип көтә идек. Көннәр җылы тора бит, сулыкларда да боз актив эри. Аларга азык табу җайлашты хәзер.

«Яз килсә дә, суыклар әле булырга мөмкин. Моны кошларга карап та белеп була. Кара каргалар, туган якларына кайткач, колонияләренә килеп кушылып, шау-гөр килеп, талаша-талаша ояларын төзекләндерә яки яңа оя кора башлый икән, димәк, көчле суыклар булмаячак. Әлегә мондый хәл күзәтелми. Каргалар бик шаулашмый. Әле менә бераз суытты бит, шуңа тоткарланалар булса кирәк»

Кошкайларның юлларында нинди каршылыклар очрады быел?
– Каршылыкларның күбесе климат үзгәрешләренә бәйле. Көчле суыклар кире кайтты, ә бу кошлар өчен бик яхшы түгел. Алар климат үзгәрешләренә бик сизгер. Суык булгач, безнең як кошлары Татарстан аша узмады, Саратов, Самара тирәсендә туктап тордылар. Оя корып, үрчүгә күчкәч, бу суыклар кошлар өчен бигрәк тә куркыныч. Кош оясын буш килеш озак тотмый.

«Сыерчыклар туган ояларына барыбер кайта. Ул оя буш булмаса, янындагысына булса да кайта. Һәрхәлдә, ана кошлар шулай. «Кияү»ләре генә башка кошлар артыннан китәргә мөмкин. Алары да, йөри-йөри дә, барыбер кире кайталар».

– Бу этапта без, кешеләр, кошларга ничек ярдәм итә алабыз?
– Кошлар урын таба ул. Казанда хәзер сыерчыклар күренми. Иске агачлар киселә, күп урында төзекләндерү эшләре бара. Шул урында оялаган булсалар, аларның кайтыр урыннары калмый. Дөрес, кошлар барыбер үз урыннарын таба. Үзебез дә оя ясап, өй тирәсенә яки башка җиргә элеп куйсак, аларга ярдәм итәр идек. Сыерчык түгел, шунда чыпчык кереп ояласа да, зур бәйрәм булыр иде. Аннан соң, оя корган, кошчык чыгарган чакларында шаулап йөрмәү дә алар өчен зур ярдәм. Бигрәк тә җирдә оялаган кошлар янында сак булырга кирәк. Кайберәүләр, җирдән очып китә алмый яткан кош баласын, мәсәлән, чыпчык баласын күреп, аңа тизрәк ярдәм итәргә ашыга. Ләкин аны читкә алып китү – зур ялгыш. Йә гел кагылмаска, йә кире оясына куярга кирәк. Кошларга карап соклану – бер хәл, аларга карата игътибарлы булу, яннарында сак кылану – мөһимрәк.

«Безнең якларда меңләгән үрдәк кышлый. Аларны ашатыргамы, ашатмаскамы, дигән сораулар күп килә. Билгеле, көз, кыш көннәрендә аларга азык җитми, ашатучылар булса, яхшы. Үрдәкләргә тозлы ризык ярамый, баллыны да яратмый алар. Кайчак шулкадәр кызганалар аларны. Ач, суык, диләр. Үрдәкләрнең канатлары бар бит – туңсалар, бик ач булсалар, очалар да китәләр. Тик китмиләр. Ватаннары кадерле!»

Чәчәкле-чуклы оялар, матур-матур җимлекләр ясаучылар да бар.
– Монысы артык. Кошлар өчен башка нәрсәләр мөһим. Ояга җил кермәскә, билгеле бер якка карап торырга, утырырга урыны булырга тиеш. Аның иң гадиен дә ясарга иренүчеләр бар! Ясый белмәүчеләр! Чүкеч-пычкы тоту рәтен онытып барабыз. Элек сыерчык оясы ясау зур бәйрәмгә әверелә, аларны эләргә урын калмый иде.


«Барысын да безнең мөнәсәбәт хәл итә…»

Безнең якларда яңа төр кошлар үрчи башлаган, диләр. Нинди кошлар ул?
– Безнең якларда сулыклар, аеруча сусаклагычлар артты. Яшәү тирәлекләре суга бәйле кайбер кошлар төньякка таба күченә башлады. Безнең якларда да берничә төр үрдәксыман кошларның күпләп үрчүен күзәтәбез. Бигрәк тә баклан атлы кошлар. Менә шул бакланның артуы борчуга сала. Бу кош балык белән туклана, ә бездә балык үрчетә торган хуҗалыклар күп. Көтүләре белән бер сулыкка килсәләр, анда бер балык та калдырмый алар. Бакланны кусаң да, ауласаң да – файдасыз. Аннан соң, шушы елларда гына Казанда су песнәге оясын табып алдык. Моңа кадәр Волгоград һәм Самарадан ерак китмәгән бу кошлар Татарстанга да килеп җитте.
«Кызыл китап»ка кертелгән кайбер кошларның саны артуын да күзәтәбез. Мәсәлән, елга каракошы. Без аны бик сакладык, хәзер инде аларның саны өчен борчылмыйбыз. Елга каракошын Кремль буенда, Казансуда да очратырга була.

– «Кызыл китап»ка кергәннән соң аннан «чыгу»чылар бармы?
– Бар, әлбәттә. «Кызыл китап» ун елга бер чыгарыла. Кайбер төрләрне өстибез дә кайберен сызып ташлыйбыз. Сакчыл мөнәсәбәт хәл итә барысын да. Көртлекне генә алыйк. Әле кайчан гына бу кош «Кызыл китап»ка кертелгән иде, яңасында ул инде юк. Хәзер аларны хәтта юл буйларында да очратып була.

Күгәрченнәр турында, иң пычрак кошлар, диләр…
– Саннары бераз кимеде, ләкин куркыныч астында түгел әле алар. Күгәрченнәрне үзебез үрчеттек бит. Чакырып китереп ашаттык. Хәзер беркемнән курыкмыйлар, ияләнеп беттеләр. Элек, ачык өсле чүплекләр күп чакта, алар шунда ята иде. Хәзер алары да кимеде, шәһәр архитектурасы да үзгәрде – оя корыр урыннары кими. Гел бетсәләр дә, билгеле, күңелле түгел.

«Күгәрченнәрне тугрылык билгесе дип беләбез. Ләкин бу – чираттагы миф. Алар бер дә тугры кошлар түгел, бер-берсенә хыянәт итеп яшиләр. Анасы балалары белән мәш килгән чакта, атасы читтә йөри. Аннан соң киресенчә. Тугрылык турында сүз дә юк монда».

Сезнең бәхет кошыгыз бармы?
– Карлыгач. Җитез ул, сөйгәненә тугры. Икәү оя корып, бала чыгарып, җәй буе бер тирәдә шаулашалар. Матур күренеш!

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү