Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан һәм Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен барлык мөмкинлекләре бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Татарстан Архангельск өлкәсенә йөк автомобильләре, автобус, шин, нефть химиясе продукциясе, пыяла, азык-төлек, башка товарлар җибәрә. Аннан безгә целлюлоза-кәгазь сәнәгате продукциясе китерелә. «Үзара товар җибәрү күләмен арттырырга телибез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тагын нинди юнәлешләрдә элемтәләрне киңәйтеп булуны игътибар белән карарга тиешбез дип уйлыйм».

Суднолар төзү өлкәсендә Архангельскига Татарстанда эшләнгән 2 пассажир корабын тапшыру эше алып барыла. «Аларга ихтыяҗ буласына ышанам. Сезнең төбәк – безнекеннән 8–9 тапкыр зуррак. Күп кенә юнәлешләр буенча су транспорты – хәрәкәтләнү өчен бердәнбер мөмкинлек. Шуңа күрә суднолар төзү корпорациясенең сезнең проектлар белән эшләве безнең өчен бик мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент икътисадны цифрлаштыруны, продукцияне интернет аша сатуны, уңайлы шәһәр мохитен, мәгарифне үстерүне һәм кадрлар әзерләүне иң өметле хезмәттәшлек юнәлешләре сыйфатында атап үтте.

Александр Цыбульский, үз чиратында, делегациянең республикага визиты нәтиҗәсендә 4 килешүгә (шул исәптән югары белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендә) кул куелуны искәртте. «Татарстан бу үзгәрешләрнең башында тора дип саныйм. Минем сезнең белән Иннополисны булдыру һәм үстерүгә катнашым бар. Чыннан да, төрле фикерләр булды. Әмма бүген без аның эшчәнлеге нәтиҗәсен һәм институтка карата махсус икътисади зоналарның мөнәсәбәте үзгәрүен күрәбез. Безнең вузларның Иннополис белән нәтиҗәле хезмәттәшлек программаларын булдырасына ышанам», – диде губернатор.

Ул шулай ук суднолар төзү, мәдәни мирас объектларын саклау һәм нефть сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.


Фикер өстәү