Рөстәм Миңнеханов: “Кайбер татарлар телне белми, әмма без барыбер аларны үзебезнеке дип саныйбыз”

Татарстан Президенты халык санын алу алдыннан милләттәшләребезгә нәсихәт биргән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләренең Бөтенроссия съездында катнашучыларга алда торучы Халык санын алу чарасына карата җаваплылык хисе һәм кызыксынучанлык күсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән.

— Халык санын алу эшчәнлегебезнең йомгакларын күрсәтәчәк. Россия Президенты кушуы буенча, безнең һәркайсыбыз кем икәнлегебезне әйтергә тиеш. Татарлар азаймады. Без бу җанисәпне матур итеп уздырырга тиеш. Әлбәттә, татарлар арасында үз телен белмәүчеләр дә бар, әмма алар үзләрен татар дип саный. Без барыбер аларны үзебезнеке дип санарга тиеш. Әлбәттә, мондыйларны телгә, дингә кире кайтару юлларын эзләргә кирәк. Без үзебез дә, телне, традицияләрне үстерү өчен, бу эшкә Марат Әхмәтовны (Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе) куйдык. Ә чит илдә әлеге эшне алып бару  – тагын да авыррак.

Президент әйтүенчә, үсеп килүче буынны мәчетләрдә, лагерьлар, мәктәпләрдә милли традицияләр нигезендә тәрбияләүне аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк.

— Системалы эш булмаганда, үз халкыңны саклап калу авыр. Ә без Россиядә – сан ягыннан икенче урындагы халык. Бүген беркем дә үзен татар дип атаудан оялмый. Кая гына карама – безнең егетләр, безнең кызлар. Без алар белән горурланабыз. Сезнең белән дә горурланабыз, – дип йомгак ясаган сүзенә Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү