Владимир Путин табиб Ренат Акчуринны орден белән бүләкләгән

Владимир Путин академик, табиб Ренат Акчуринны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗә ордены белән бүләкләде. Ул дәүләт бүләгенә «сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» ия булды.

2 апрельдә Ренат Акчурин юбилеен билгеләп үтә. Россия Фәннәр академиясе һәм Россия медицина фәннәре академиясе академигы, профессор, танылган кардиохирургка 75 яшь тулды.

2011 елдан алып Ренат Акчурин Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Табиблар клубын җитәкли. Ул төрле медицина клиникаларында һәм институтларында эшләүче 150гә якын якташыбызны  — медицина фәннәре кандидатларын һәм докторларын, академикларны, югары категорияле табибларны берләштерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Ренат Сөләйман улына юбилей уңаеннан котлау телеграммалары җибәрде, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

«Үз эшендә уңышка ирешергә теләүчеләр өчен лаеклы ү


Фикер өстәү