Яшьләргә эш турында сөйләячәкләр

5–20 апрельдә Татарстанның 10 шәһәрендә «Яшьләргә – эш» дип аталган махсус чара узачак. Анда яшь-җилкенчәккә эшкә урнашуга ярдәм итәрдәй «Работа молодым» порталы турында сөйләячәкләр, эш бирүчеләр белән әңгәмә кору өчен мәйданчыклар оештырачаклар. Әлеге чара Чаллыда, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзән, Арча һәм Лаешта узачак.

«Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» оешмасы директоры урынбасары Алия Адыева әйтүенчә, чарада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге егет-кызлар, җирле компанияләр вәкилләре белән очрашып, үзләренә эш таба алачак. Беренче тур Яшел Үзән шәһәрендә узачак. Анда йөзгә якын егет-кыз һәм 10 эш бирүченең катнашуы көтелә.


Фикер өстәү