Камил хәзрәт Сәмигуллин быел хаҗ сәфәре булачагына өметләндерде

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән «туры эфир» оештырды. Эфир барышында Камил хәзрәт быелгы хаҗ сәфәре турында да фикерен җиткерде.

– Согуд Гарәпстаны булыр дип өметләндерә. Ләкин безнең Россиядәге хаҗ сәфәренә бәйле комиссия бу хәлгә ачыклык кертмәде. Без көтәбез, әзерләнәбез. Булыр дигән өмет бар, – диде мөфти.


Фикер өстәү