Иртәгә, 4 апрельдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә, юлларда бозлавык саклана.
«Төнлә һаваның минималь температурасы -3.+2 градус була. Көндез максималь һава температурасы +2.+7 градус фаразана», — диелә ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.
Моннан тыш, кар һәм яңгыр явачак. Көндез явым-төшем аз булачак.