Рөстәм Миңнеханов һәм Әскәр Мамин Казахстанда булачак шин заводы нигезенә капсула салды

Бүген Казахстанның Сарань шәһәрендә “Татнефть” белән “Аллүр” компанияләренең уртак предприятиесен төзү башланды.  Булачак завод нигезенә капсула салу тантанасында Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Проектны гамәлгә ашыруга 284 миллион доллар күләмендә акча тоту планлаштырыла. Заводны киләсе елда төзеп бетерү күздә тотыла. Анда елына 3 миллион җиңел автомобиль шины һәм 500 мең тоташ тимер кордлы шин җитештереләчәк.

Тантана кысаларында Түбән Кама шәһәре – KAMA TYRES комплексы (булачак завод хезмәткәрләре шунда стажировка уза) белән телекүпер булды. Төзелеш вакытында Казахстаннан 500 белгеч шунда белемнәрен чарлаячак. Шулай итеп, завод ачылышына шин җитештерү серләренә өйрәнгән квалификацияле кадрлар әзер булачак.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Казахстан – Татарстанның чит илләрдәге төп партнерларыннан берсе. “Заводның Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүгә ярдәм итәсенә ышанам”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

2025 елга заводта 1100 кешенең эшләве күздә тотыла. Завод продукциясе  (60 проценты чамасы) асылда Казахстанның эчке базарына җибәреләчәк.

 


Фикер өстәү