Могҗизаның кадерен белик

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының бик матур традициясе бар: беренче көнне «түгәрәк өстәл» янында эшлекле сөйләшүләр булса, икенче көнне татар авылларының үсешен, яшәешен  үз күзләре белән күреп кайту өчен төрле районнарга, төбәкләргә  чыгалар. Беренче елларда Чувашиянең Шыгырдан, Самараның  Гали авылларына барган булсалар, соңгы елларда, делегатларның соравы буенча, Татарстан районнары буенча сәяхәт итәләр. Быел маршрутта Тукай районы булды.

– Тукай районы аша без Татарстанны күрсәтәбез.  Бу район соңгы өч-дүрт елда нык үсеш алды. Авыл хуҗалыгы буенча да  беренчелектә. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләре башкалар өчен үрнәк булып тора, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Бүген районда 1516 шәхси эшмәкәр теркәлгән, кече хуҗалыкларга 80 млн сум күләмендә грантлар бирелгән. Республикада җитештерелгән итнең 36 проценты Тукай районына туры килә.

Районга килгән кунакларга да бик үзенчәлекле, мавыктыргыч маршрут тәкъдим ителде. Без булган фермер хуҗалыкларының һәркайсының кабатланмас  үз асылы, үзенчәлеге бар. Уртак сыйфатларына  килсәк, бу  – киң колачлылык. Аларның һәркайсы  эшкә зур максатлар куеп тотынганнар һәм шуңа ирешкәннәр.

Иске Җирекледән Минталип Минеханов бөртекле культуралар белән беррәттән бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер үстереп, аларны юып, төргәкләргә тутырып сату  белән шөгыльләнә.

– Бүген карап торырга бар да төзек, матур. Без эшли башлаганда монда берни юк иде. Барысын да үз кулларыбыз аша үткәрергә, булдырырга, төзергә туры килде, – ди фермер. –  Эшне оештырганда гаилә белән киңәшеп, килешеп эшләү кирәк. Кечкенә генә бакчада бәрәңге алганда да талашып ятучылар бар. Тормыш иптәшем, улым, кызым – минем төп терәкләрем. Үземнең авыл  хуҗалыгында 56 еллык хезмәт стажым бар. Бу тормышта кирәкле кеше булып яшик.

Җитмешен тутырган булса да, Минталип абый әле дә хезмәттә, үзе басуга да чыгып эшли. Аның җитезлеге, көр күңеллелеге килгән кунакларны хәйран калдырды.

Йомырка өчен тавыклар үстерү юнәлешен сайлаган фермер Наил Фәррахов кунакларны үзенең эш алымнарының нечкәлекләрен сөйләп җәлеп итте.  Эшне бер көйгә салып, тотрыклы табыш ала башлау өчен ун ел кирәк булды, ди ул. Аның тәҗрибәсе тавыкларны үзең үстереп, үзең сату бик отышлы түгел икәнлеген күрсәткән. Күпләп сатып алучылар тавыкларын алып китә башлагач, мөмкинлекләре дә арткан. Моннан ике ел элек кенә 90350 тавык үстергән булсалар, 2020 елда бу сан 154900гә җиткән.

Бакчасарай  авылыннан  Равил Миңнехуҗинны фермер дип әйтү дөрес үк тә булмас кебек. Нәрсә генә юк монда. Заманча итеп төзелгән абзарларда – берсеннән-берсе затлы чабыш атлары, нәселле сыерлар, иректә тәрбияләнүче кыргый җәнлекләр. Фермер киләчәктә сарыклар санын да 16000гә җиткерергә исәпли. Үзләре үк ит, сөт ризыклары җитештерәләр. Икмәк пешерү цехы төзеп яталар.

Равил Миңнехуҗин эш турында ялкынланып сөйләсә дә, үзе турында сөйләргә яратмый. «Әле кайчан гына монда чүплек оясы иде. Равил – үзенең бөтен капиталын авыл хуҗалыгына керткән сирәк кешеләрнең берсе», – диде аның турында Минталип Минеханов.

– Татарстандагы эшне оештыру, алдан планлаштырып алып бару безне сокландырды, – диделәр Омск өлкәсеннән килгән кунаклар. – Җитештерү, эшкәртү, сату – һәр юнәлеш бер-берсен тулыландыра, яңа мөмкинлекләр ача, эшне көйләп алып барырга уңайлыклар тудыра. Биредә яшәүчеләр бәлки бәяләп тә бетерә алмыйдыр, читтән килгән кешеләргә бу бик ачык күренә.  Татарстан ул – һәрбер татар кешесе өчен үрнәк, кадерле Ватан.  Иң мөһиме:  безнең балаларыбыз да татар милләтенең дәвамчылары булып, милләтебезнең  асылын югалтмыйча сакласыннар иде. Зур авылларда бу мөмкин, әлбәттә. Безнең өчен  авырлашып килә. Омск өлкәсендә татар авыллары кечкенә һәм бик сибелеп урнашкан. 60 бала укый иде, мәктәбебезне дә ябып куйдылар…

Туган тел мәсьәләсе пленар утырышта да дәвам итте.  

– Тугызынчы мәртәбә Татарстанга киләбез. Могҗиза бит бу. Без аның кадерен белик. Һәркайсыбыз кулыбыздан килгән хәтле телебезне, милләтебезне саклыйк, бердәм булыйк. Татар теле – бик борынгы телләргә керә, төрки телләрнең нигезе ул. Иң булдыклы халык шул телне дә сакламасак! Туган телне өйрәнү ул мәҗбүри булырга тиеш. Үз иркенә куелса, беркем дә тел өйрәнми. Без моны һәркайсыбыз һәркайда кабатларга тиеш, – диде Башкортстаннан килгән кунак Ирек Бакиров.

Зөлфия Хәлиуллина

 


Фикер өстәү