«Шарсыман яшен Галиябануга килеп бәрелде. Кыз бөтенләй кымшанмаса да, исән була…»

Бу язганнарыма, бәлки, бөтенләй ышанмассыз. Чөнки алар бернинди законнарга да сыймый кебек. Танышым сөйләгәндә: «Ай, шыттыра бу!» – дип баш чайкап утырдым, аннан соң уйга калдым. Калмас идем, танышым үзенең классташы турында сөйләде, димәк булган хәл бу.

Танышымның да, аның сабакташ кызының да исемен әйтмим, чөнки сөйлисе сүз күпмедер дәрәҗәдә әхлак мәсьәләләренә дә кагыла. Шуңа күрә танышымны – Гали, кызны Галиябану дип атыйкмы соң? Әйдә шулай булсын! Гали сөйләвенчә, Галиябану иптәш кызларыннан үтә дә кыргыйлыгы белән аерылып тора. Егетләргә билен, кулын тоттыру түгел, кем әйтмешли, бер чакрымга да якын җибәрми. Классташлары үзара: «Болай барса, Галиябану гомер буе ир чырае күрмәячәк», – дип сөйләшәләр. Кыз мәктәпне тәмамлагач та үзгәрми.

Җәйнең матур гына көннәренең берсендә авыл урамында шарсыман яшен пәйда була. Гали әйтүенчә, көн дә аяз булган, утлы шарның каян килеп чыкканын берәү дә күрмәгән. Ә аның нәкъ менә Галиябануларга таба баруын, капка төбендә басып торган кызга килеп бәрелүен күрше-күлән күреп торган. Шар юкка чыккач, җирдә яткан Галиябану янына йөгереп килгәннәр. Кыз бөтенләй кымшанмаса да, исән була. Шуннан берәү шарсыман яшен суккан кешеләрне башын гына чыгарып җиргә күмәргә кирәклеген әйткән. Шулай эшләгәннәр дә. Мин Галидән түземсезләнеп: «Галиябану терелдеме соң?» – дип сорыйм. «Ещё как!» – ди Гали урысчалатып. Иң кызыгы, бөтенләй икенче кешегә әйләнгән Галиябану. Бер егеткә кияүгә чыккан, тагын берсе белән чуалган. Чуалу гына түгел, ярты ай законный язылышкан ире йортында, ярты ай теге егет йортында яши башлаган. Безнең авылныкылар әйтмешли, «йөргән нәрсәсе»ннән бала да тапкан. Иң кызыгы, әлеге ике йорт арасында бернинди ызгыш-талаш чыкмаган. «Ире үзе кысыр булганга тавыш күтәрмәгәндер инде», – ди Гали. «Ә йөргән нәрсәсе?» – мәйтәм: «Ул – бик тыныч кеше. Аннан соң, ике арага үзе кермәде бит инде ул. Ике йортны бер итеп, Галиябану йөрде».

Мондый тормыш озакка бара алмый, әлбәттә. Галиябану йөргән егете һәм баласы белән чит шәһәргә китәләр. Гали әйтүенчә, язылышып, законный тора башлыйлар. Шул ук вакытта, бәйрәмнәргә авылга кайткач, Галиябану беренче иренең дә хәлен белеп чыкмый калмый, ди. Мондый «сәер мәхәббәт» турында бөтен ваклыкларын әйтеп яза алмыйм, чөнки, кем турында сүз барганын чамаларга мөмкиннәр. Димәк, язмамның геройларын рәнҗетүем бар.

Миңа йомыкый Галиябануның кисәк кенә үзгәреп китүе гаҗәп тоелды. Өйгә кайткач, шарсыман яшен турында мәгълүмат җыя башладым. Чыннан да, кешенең холык-фигылен үзгәртүче хикмәтле нәрсә микәнни соң ул? Шарсыман яшенне тикшерү белән шөгыльләнгән белгечләрнең фикерләре шактый ук төрле булып чыкты. Дөрес, берсе безнең очракка шактый ук туры килә. Мәсәлән, һәр биш очракның берсендә шарсыман яшенне аяз көнне күргәннәр. Ул җир астыннан килеп чыгып, төрле төсләргә кереп балкырга, пыяла аша үтеп чыгарга, кешене гипнозларга да мөмкин икән. Шарсыман яшенне беренче мәртәбә 1638 елда Англиядә күргәннәр. Шуннан соң ул инде меңнәрчә мәртәбәләр күзәтелгән, тик бу могҗизаның нәрсә икәнен бүгенге көнгә хәтле төгәл генә аңлатып бирүче юк. Галиләр авылы кешеләре дә: «Әллә кайдан гына килеп чыкты, Галиябануны бәреп екты да җир астына кереп югалды…» – кебек сүзләр белән генә чикләнә.

Мин дә аптырашта. Дөрес, әлеге могҗизаның бик борынгы икәнен чамалыйм. Мәсәлән, без яшь чакта: «Аяз көнне яшен суксын егет сөймәгәннәрен…» – дип җырлап урам әйләнә идек. Безнең кебек асыл егетләргә битараф булган кызлар өе турыннан узганда тәмам ертылганчы кычкырып җырлый идек. Бу җырны безнең әтиләр дә, бабайлар, бабайларның бабайлары да җырлагандыр, бәлки. Чөнки, халык җырларына төгәл генә яшь биреп булмый бит ул.

Тагын нәрсә әйтим инде? Кичә генә Гали шалтыратты әле, ял көннәренә Галиябану авылга кайтып киткән. Их, үзен күреп бер сөйләшәсе иде.


Фикер өстәү