Ландыш Фәхретдинова: “Тортларны йөклелекнең соңгы көннәренә кадәр пешердем”

Азнакайда яшәүче Ландыш Фәхретдинова заказга баллы тәм-томнар: тортлар, капкейклар, рулетлар, чизкейклар пешерә.  

– Мин кечкенәдән үк пешеренергә яратам. Торт сатудан кергән беренче акчам 13 яшьтә  булган иде. Әле дә хәтерлим: тортны мин ярминкәгә дип пешердем. Ә заказга тортларны 2014 елда, икенче бала белән декретта утырган вакытта пешерә башладым. Эшемне гади генә тортлар ясаудан башлаган идем, тора-бара берничә катлы туй тортларын да әзерләргә тәвәкәлләдем, – ди ул.

Ландыш әйтүенчә, ул эшли башлаган елларда әллә нинди матур тортлар пешерергә мөмкинлекләр дә булмаган, хәзер исә теләгән, өйрәнәсе килгән кешегә алар күп. Шулай да кешеләр күбрәк классик, ак бисквитлы тортларны яратып ала икән. Ә эчлекләренең йогыртлы, шоколадлы булуын тели.

– Рецептларны да үзем эшлим. Азнакайда торт ясап сатучылар күп, ләкин берсе белән дә ярышмыйм, чөнки һәр останың үз сатып алучылары бар, дип уйлыйм. Башка кызлар белән дә аралашып, киңәшләшеп эшлибез, көндәшлек юк, – ди ул.

Ландыш башта тортларын өйдә генә пешергән. Заказлары арткач, аерым бүлмә сатып алып, шунда эшли башлаган. Ара-тирә мастер-класслар да уздыра.

– Эш урыны белән ял урыны аерым булгач, рәхәт. Моннан эшне бетереп кайтып, өйдә бары тик йорт мәшәкатьләре белән шөгыльләнәсең. Ә эш урының өйдә булса, тәүлек буе эштә булган төсле. Аннан соң биредә профессиональ мич тә алып, урнаштырып куйдык. Эшләр күпкә җиңеләйде. Сигезәр бисквитны ярты сәгать эчендә пешерергә мөмкин. Үзмәшгуль булуның шунысы уңайлы: син үз-үзеңә хуҗа, җитәкче әйткәнчә генә йөрергә кирәкми, – ди ул.

Ландыш – өч бала әнисе. Төпчекләренә – 11 ай. Без килгәндә дә кечкенә кызчык әнисе белән бергә цехта иде. Ландышның осталыгына бер соклансак, күкрәк баласы белән бергә эшләвенә тагын бер кат шаккаттык.

– Мин бәби табарга киткәнчегә кадәр эшләдем. Шул халәтем кызыма да күчкән, ахрысы, – дип елмая оста. – Аңа өч ай булгач, эшкә чыктым. Һәрвакыт үзем белән алам. Өйдә йоклатып булмый, ә менә монда – эштә – өчәр сәгать йоклый. Ялларда апалары килеп булыша.

Торт пешереп, табыш алып буламы? Әлеге сорауга Ландыш:

– Эшләсәң – була. Иренмичә тырышырга гына кирәк. Иң зур табыш туй заказларыннан килә. Җәен аларны аеруча күп ясыйм. 3-4 ел элек бер атнаның шимбәсендә өч катлы өч торт ясадым. Төне буе йокламадым. Узган ел ике катлы тортлар – 10 мең, өч катлылары 11-12 мең сум иде. Моннан тыш, меренговый рулетны яратып алалар. Төнге 11ләргә кадәр эшләгән чаклар булды, хәзер инде алай ук эшләргә тырышмыйм. Балаларга да игътибар җиткерергә кирәк. Ә болай заказ булмыйча торган бер генә көнем дә юк. Андый көннәр булса, сөенер генә идем әле. Кайвакыт мин үземне көннәр буе гастрольләрдән кайтып кермәүче җырчыларга охшатам,  – дип җавап бирде.

Эшенең уңышын исә яратуда дип саный.

– Мин өйдә дә тәмле ризыклар пешермичә тора алмыйм. Гел нидер әзерләп, якыннарымны сыйлыйм, чөнки ул минем тиз һәм тәмле килеп чыга. Пешерү – минем өчен ял, медитация. Торт әзерләгәндә дә бар дөньяны онытып, рәхәт итеп эшлим. Кәеф булмаса, ризык янына якын бармыйм, чөнки, миңа калса, пешекченең кәефе ризыкның сыйфатына, тәменә дә йогынты ясый. Яшермим, арып, эшне туктатасы килгән чаклар да булгалый, ләкин сатып алучыларның рәхмәт сүзләрен ишетәм дә, кабаттан рухланып, мич янына басам, – ди ул.

Ә менә тортларның авыр һәм җиңел эшләнүе кешенең энергетикасына бәйле, дип саный Ландыш.

– Кеше “авыррак” холыклы икән, гап-гади тортны да бишәр-алтышар сәгать эшләгән чаклар булды. Ә югыйсә ул вакыт эчендә өч катлы тортларны җыярга мөмкин. Аннан соң ул кешеләрдән заказлар кабул итмәскә тырышам, чөнки бик авыр, – ди ул.

 


Фикер өстәү