Роза Суржанская: “Кулыма нәрсә эләгә, шуннан әйбер ясыйм”

Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче Роза Суржанская кулына нинди чимал килеп эләксә, шуннан төрле әйберләр ясый. Эшкә барысы да җигелә: җепләр, баулар, фоамиран, фетр, тимер-чыбык, чия төшләре, пакет, пыяла, пинопласт, шешә, пластмасс калаклар һәм башкалар. Алардан чәчәкләр, вазалар, яткырткычлар, төрле савытлар ясый. Кышын йорт яннарына сыннар да эшләп куйган.

– Минем кулым авырткач, табиблар кул эшләре белән шөгыльләнергә кушкан иде. Шуннан соң нәрсә күрәм, нәрсәне булдырам, барысын да эшлим. Файдасы кулга гына түгел, күзгә дә, нерваларга да зур. Тынычландыра, кирәкмәгән уйлардан арындыра. Төрле әйберләрне интернеттан да карап өйрәнәм, башыма, күз алдына килгәнне дә эшлим. Төннәрен йоклап китә алмаганда, торып ясаган чаклар да бар, – ди Роза ханым.


Фикер өстәү