Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесен атып үтергәннәр

Домодедовода ашыгыч медицина ярдәме машинасы йөртүчесен үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының төбәк буенча төп идарәсе.

Тикшерү версиясе буенча, 2 февральдә кич исерек хәлдә булган 56 яшьлек шикләнелүче белән 33 яшьлек ашыгыч ярдәм йөртүчесе арасында конфликт килеп чыккан.

Нәтиҗәдә, Домодедово кешесе сигнал пистолетыннан медикка аткан. Зыян күрүче урында вафат була.

Тикшерү комитеты үтерү турында эш кузгаткан (Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше), бу маддә буенча ир-атка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Тикшерүне шәһәр прокуратурасы контрольгә алган.


Фикер өстәү