Футболчы уен барышында һәлак булган

«Знамя Труда» яшьләр командасы уенчысы Никита Сидоров футбол матчы вакытында вафат булган.

18 яшьлек футболчының уен вакытында хәле начарлана, табиблар аны коткарып кала алмый, Никита шунда ук үлә. Профессиональ Футбол лигасының рәсми сайты мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты. Элегрәк шул ук команда уенчысын тренеровка вакытында яшен суккан иде.


Фикер өстәү