Россия футболчысы яшен сукканнан соң нәрсә кичерүен сөйләгән

«Знамя Труда» футбол клубының капкачысы Иван Заборовский Артем Локаловның YouTube-каналына биргән интервьюсында тренировкада яшен сугуы турында сөйләгән.

Заборовский бу хәлне хәтерләмим, дип белдерде. «Куркыныч… муенда вак шрамнар калды. Бу муенсадан-ул эрегән. Яшен аяк табаныннан чыккан — анда нокталар бар. Минем колагым контузия аркасында ишетми», — дип сөйләгән ул. Футболчы янә команда өчен чыгыш ясарга һәм йөз процентка эшләргә теләвен дә әйткән.

21 июльдә Заборовский «Знамя Труда» белән беренче профессиональ контрактка кул куйганы билгеле булды. Спортчы белән килешүнең финанс детальләре аныкланмый.

 


Фикер өстәү