Татарстанга сәяхәт өчен компенсация түләячәкләр

Быел илебезнең кайбер төбәкләрендә ял итүче туристларга чыгымнарының бер өлеше кире кайтарылачак. Бу төбәкләр арасына Татарстан да кергән.

Әлеге чара эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, шушы максатка 15 миллиард сум бүлеп бирелгән дә инде. Туристларга, юллама бәясеннән чыгып, 5 меңнән 15 мең сумга кадәр акчасын кире кайтару күздә тотыла.

Шулай итеп, быел 15 августтан 20 декабрьгә кадәр Россиянең 44 төбәге буенча кимендә биш көнлек ял юлламасы сатып алучыларга компенсация түләнеләчәк. Әлеге төбәкләр арасында, Татарстаннан тыш, Калуга, Кострома, Тверь, Ярославль өлкәләре, Башкортстан, Мордовия, Түбән Новгород, Камчатка, Сахалин һ.б. бар.

Ә менә халык аеруча үз иткән Краснодар краена, Алтай, Мәскәү, Петербург, Кырым, Севастополь якларына юлламаны бераз соңрак – 1 октябрьдән сатып алган очракта гына компенсация биреләчәк.

Тик шунысы бар: ял чыгымының бер өлешен каплау өчен сәфәр озынлыгы – 5 төннән, тур бәясе 25 мең сумнан ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта юлламаның туроператор сайты аша сатып алынуы һәм «Мир» картасы буенча түләнелүе шарт. Сәфәр өчен башкача түләү ысуллары каралмаган.

Татарстанның туристларга ял чыгымнарын каплаячак төбәкләр исемлегенә керүен республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да раслаган.

– Рөстәм Миңнеханов аңлату эшләре алып барырга: кешеләргә нинди очракларга компенсациягә өмет итә алуларын төшендерергә кушты. Шушы араларда бу мәсьәләне Туризм буенча дәүләт комитеты белән бергәләп хәл итәчәкбез, – дигән Лилия Галимова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, инде хәзер үк республикага килүче туристларның ишәюе күзәтелә.

Программаның август аеннан башлануы күздә тотыла.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 


Фикер өстәү