Туй алдыннан кәләшне үле килеш тапканнар

Мәскәү үзәгендә күп санлы яралар белән 27 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Кызның мәетенә булачак кайнанасы тап булган, ул тикшерүчеләргә улы белән кызның 8 августта өйләнешергә җыенулары турында әйткән.

Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, кыз егет фатирында табылган. Аның тәнендә күп санлы яралар һәм гематомалар бар, баш сөяге ватылган. Дачадан кайткан ана улының фатирына кереп чыгарга уйлаган да шундый коточкыч хәлнең шаһите булган.

Улының вакытлыча төзелештә эшләве хакында әйткән ана, тик төгәл генә эш урыны кайда булуын әйтеп бирә алмаган.

Подъездга куелган күзәтү камерасы буенча егет белән кызның бергә керүе ачыкланган. Хәзерге вакытта улы элемтәгә чыкмый, аны хәзер эзләү эшләре бара,  «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү