«Питрау чибәре»н сайладылар

«Туганайлар» газетасы «Питрау чибәре» онлайн бәйгесен үткәрде. Анда катнашучы 15 кыз арасында Зәй районы Әхмәт авылыннан Лариса Барсукова «Питрау чибәре – 2020» исеменә лаек булган.

Ларисага – 21 яшь. Керәшен халкының милли гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы гаиләдә тәрбияләнеп үскән ул. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәре ЗАГС бүлегендә фотограф булып эшли. Әмма Лариса киләчәк һөнәрен балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә күрергә тели. Кадер урта мәктәбен тәмамлап, Чаллы педагогика көллиятендә белем алган, хәзер исә читтән торып вузда укый.


Фикер өстәү