Татарстанда кәләшне туй көнендә канда коендырганнар һәм аны ВИДЕОга төшергәннәр

Казан феминисткалары туй көнендә кәләшне «канда» коендырып, гаиләдә хатын-кызларны изү хакында искәртергә булганнар.

Казанның «ФемКызлар» хәрәкәкте активистлары туй көнне кәләшнең ак күлмәгенә кып-кызыл кан сиптергәннәр һәм аны видеога төшергәннәр. «Канлы туй» Казанның Киров райолнында узган.

ЗАГСтагы тантанадан соң кунаклар фотога төшү белән мәшгуль булганнар. Нәкъ менә шул вакытта феминисткалар кәләш өстенә берничә чиләк «кан» сиптергәннәр. Ә соңрак кияү кәләшне машинага кадәр аягыннан сөйрәп барган. Әлбәттә, канлы вакыйгалар барысы да видео һәм фотога төшерелгән.

Феминисткалар шул рәвешле гаиләдәге хатын-кыз проблемасы турында кисәтергә булганнар.


Фикер өстәү