Татарстанда тимер юл буенда пошилар йөрүен видеога төшергәннәр

Яшел Үзән районында тимер юл буенда пошилар йөрүен видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрдә барлыкка килде.

Видео машинист кабинасыннан төшерелгән. Анда дүрт пошиның тимер юл буеннан йөгереп баруы күренә. Пошиларны видеога Яшел Үзән районында «Обсерватория» станциясеннән ерак булмаган урында төшереп алганнар. Кадрларда пошилар гаиләсенең юл буеннан чабып барулары һәм шәхси секторга борылып кереп китүләре күренә.

 «Пошилар көтүләре белән обсерваториядә тимер юл буеннан йөгерә!» — дип язганнар видеога аңлатмада.

 


Фикер өстәү