Үзбәкстандагы күргәзмәдә Татарстаннан 30дан артык предприятие катнаша

Үзбәкстанның башкаласы Ташкентта «ИННОПРОМ» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе ачылган. Россиянең сәнәгать продукциясен чит илләргә таныту өчен бик кулай чара булып тора ул. Анда Татарстаннан 30дан артыграк сәнәгать предприятиесе үзләренең продукциясен һәм яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә.

Республиканың биш тармакка: машина төзелеше («КамАЗ», «КМПО» предприятиеләре һ.б.), нефть, нефть химиясе һәм химия сәнәгате («Татнефть», «Татхимфармпрепараты», «Данафлекс», «Нәфис косметикс» һ.б.), авиация, радиоэлектроника һәм оптика («Казан вертолет заводы», «Элекон заводы» һ.б.), инжиринг һәм проектлау эше (Компрессормашремсервис», «Винтерком» һ.б.), робот техникасы («Эйдос-медицина», «Иннополис» университеты һ.б.) тармакларына керүче предприятиеләре катнаша.
Күргәзмәдә Россия, Үзбәкстан, Франция, Беларусь, Казахстаннан 200дән артыграк компания үзләренең продукциясен тәкъдим итә.


Фикер өстәү