Ипотека алу өчен иң яхшы вакытны әйткәннәр

Белгечләр әйтүенчә, хәзер илдә ипотека ставкасы инфляция күрсәткеченә тигез диярлек. Ипотеканы тизрәк алып калырга кирәк, дигән сүз бу. Шуңа күрә, риелтор Павел Боровиков сүзләренә караганда, ипотеканы инде якын айларда  ук рәсмиләштерергә кирәк.

“Хәзер ипотека ставкасы чама белән 5,5 процент тәшкил итә. Инфляция күрсәткече дә 5,5-6 процент тирәсендә тирбәлә. Димәк, ипотека буенча чынбарлыктагы ставка асылда 0гә тигез”, – дигән ул “Ридус” порталы хәбәрчесенә.

Шул ук вакытта әлеге тармактан башка белгеч, ставкаларны белеп булмый: бүген – болай, иртәгә – тегеләй, дип ипотека алу мәсьәләсендә саграк булырга да киңәш иткән.

Моңа кадәр быел май аенда Россиядә цифрлы ипотеканың сынала башлаячагы мәгълүм булды. Илдә бу җәһәттән тиешле пилот проектын гамәлгә кертү планлаштырыла.


Фикер өстәү