Россиянең Төзелеш министрлыгы 2020 елда шәһәр мохитенең сыйфат дәрәҗәсе нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Аннан күренгәнчә, Түбән Кама, 360 мөмкинлектән, 209 балл җыйган.
Шуның 47 баллы «Торак һәм тирә-юнь киңлекләре» пунктына туры килә. «Гомумшәһәр киңлеге» өчен – 37, «Урам-юл челтәре» – 34, «Социаль-ял итү инфраструктурасы һәм әйләнә-тирә мохит» – 33 һәм «Яшелләндерелгән киңлекләр» өчен 30 балл бирелгән.
Әлеге индекс Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан шәһәр тирәлегенең алты төрен бәяләү нигезендә билгеләнә. Болар: куркынычсызлык, уңайлылык, экология һәм сәламәтлек, тәңгәллек һәм төрлелек, мохитнең заманчалыгы һәм актуальлеге, идарә итү нәтиҗәлелеге.
2020 елда Түбән Камадан кала югары балл җыйган моношәһәрләр арасында Тутаев, Козьмодемьянск, Канаш һәм Тольятти да бар.