Зират чистартырга килгән хатын өстенә кабер ташы төшеп үлгән

Фаҗига каберлекне чистарткан вакытта килеп чыккан.

Күңелсез хәл Тольяттида булган. 43 яшьлек хатын зиратка якын кешесенең каберен чистартырга килгән. Шул вакытта аның өстенә кабер ташы ауган.

Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм чакырганнар, тик хатынга ярдәм генә итә алмаганнар — ул үлгән булган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Кабер ташы үзе ауганмы, әллә аңа кемдер «ярдәм» иткәнме икәнлеген ачыклаячаклар.


Фикер өстәү