Автосервиска машина ремонтлатырга килгән ханым бер хезмәткәрне бәрдереп үтергән

Фаҗига Якутиядә булган. Автомобилен ремонтлатырга килгән олы яшьтәге бер хатын-кыз автосервис гаражына кергәндә хезмәткәрне бәрдерә.

Гаражда булган видеокамерадан күренгәнчә ир-ат машина һәм стена арасында кала. Фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ир-атны аңына китермәкче булган. Ләкин алынган җәрәхәтләрдән ир-ат һәлак булган.


Фикер өстәү