Казанда курьер пенсионерны бәрдереп үтергән

Казанда Зорге һәм Даурия урамнары киселешендә юл транспорт һәлакәте булган.

Җәяүлеләр юлынна кызыл утка чыккан пенсионерны 19 яшьлек курьер бәрдерә. Яшь кеше заказын тапшырырга ашыккан, шуңа күрә тизлек режимын арттырган була.

Алынган җәрәхәтләрдән 68 яшьлек ир ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.


Фикер өстәү