Өй эше әзерләгәндә әнисе ачудан баласын буып үтергән

Ярославльдә беренче сыйныфта укучы кызы белән өй эше әзерләгәндә әнисе ачудан баласын буып үтергән. Кызны үтерүен аңлап, хатын асылынган, әмма бала исән калган була.

Гаилә башлыгы Алексей Патрикеев кичен өенә кайткач, аңа беркем дә ишек ачмый. Моңа әһәмият бирмичә, ул эшләре буенча китә. Бу вакытта аның хатыны Ольга инде үлгән, ә кызы аңсыз була.

Берничә сәгатьтән соң кыз үзе әтисенә шалтыраткан һәм аның тамагы авыртуын, ә әнисенең беркайда да булмавын хәбәр итә. Гаилә башлыгы, эчтән бикле ишекне ачыр өчен осталар чакырып өенә керә. Хатынын балконда асылган килеш тапкан, ә кызының тәнендә бик күп җәрәхәтләр булуын күргән.

Life.com мәгълүматларына караганда, 43 яшьлек Ольга инде берничә ай стресста булган: хатын-кыз җитди хаталар аркасында җитәкче вазифасыннан алынган була, бу аңа да, компаниягә дә финанс проблемалар китергән.

 


Фикер өстәү