Казанда бер ир-ат, хатыны хезмәттәшләре белән күңел ачканда телефоннан шалтыратып, әнисен үтерүен әйткән

Хатынының бәйрәм итәргә китүенә үч итеп шалтыраткан.

Казанда бер ир-ат ресторанда хезмәттәшләре белән бәйрәм иткән хатынына шалтыратып, әнисен үтерүе турында белдергән. Хатын-кыз шундук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыртып, Чистай урамындагы өенә “очкан”. Бирегә шундук шәһәрнең барлык оператив хезмәткәрләре килеп җиткән. Ишекне хатын-кызның әнисе ачкан. Кызы да янәшәсендә булган.

Хатын-кыз, көнчелек аркасында, иренең корпоративка җибәрергә теләмәве турында сөйләгән. Өенә кайтып җитәрәк, исерек ире каршысына очрап, әнисенең исән булуын әйткән. Янәсе, ресторанга рөхсәтсез китүе өчен хатыныннан шулай үч алган. Хатын-кыз әйтүенчә, көнчелектән, ире аңа бик еш янаган.

Махсус хезмәтләрне кирәкмәгән чакырту буенча җинаять эше кузгатылган. Көнче иргә 5 мең сум күләмендә штраф яный, дип хәбәр итә “Татарстан24”.


Фикер өстәү