«Бу концерт – аңа һәйкәл кую кебек»

Аның 400гә якын җырын 30дан артык җырчы башкара. «Өйдә буран булмасын», «Әтием юкәләре», «Тәгәрәп лә китте йомгагым». Бу җырларны ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. 15 март Казанда шагыйрь, танылган җырлар авторы Ринат Мөслимовның «Бүләк булып калсын җырларым!» китабын тәкъдим итү кичәсе булачак. Концертта нәрсәләр көтелә? Матбугат очрашуында шулар турында сөйләделәр.

– Ринат абый «мин – шагыйрь» дип күкрәк кагып йөрмәде. Кызганыч, узган елның сентябрендә арабыздан китеп барды. «Туган көнемдә иҗат кичәмне ясыйм әле» дигән сүзе калды. Без, дуслары, аның шушы эшен тормышка ашырырга булдык. Ринат Мөслимовның җырлары дигәндә, хәтергә Гөлнара Тимерҗанова репертуарыннан «Өйдә буран булмасын», Салаватның «Әтием юкәләре» җырлары килә. Концертның составы саллы, бик күп популяр җырчылар булачак, – диде концертның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов.

Күңеле гел иҗатта иде. Раяз Фасыйхов Ринат Мөслимовны әнә шулай дип искә алды.

– Ул әти кебек, бөтенебезне барларга ярата иде. Ринат Әсхәтович янында төрле кешеләр була иде. Бизнесменнар, гади кешеләр, җырчылар. Барыбызны да бер өстәл янына утыртып, сөйләшә, бик еш очрашып тора идек. Бөтенебезне тигезләп, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, хәл итә торган кеше булды. Шуңа күрә бу эшкә бик сөенеп алындым. Ринат абыйга мин бик рәхмәтле, – диде җырчы.

 

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов – Ринат Мөслимовның сүзләренә 60тан артык көй язган композитор.

– Минем иҗатымда шундый шәхесләр бар: берсе Мансур Шиһапов булса, икенчесе – Ринат Мөслимов. Алар – гыйбрәтле язмышлы шагыйрьләр. Ринат абый беренче популяр җырын – Әлфия Авзалова репертуарындагы «Шиңгән чәчкәләр»не язгач, бик озак еллар иҗат итүдән туктап торды. Еллар узып, инде без үсеп буйга җитеп, җырчы-композиторлар булгач, Ринат абый миңа: «Ничә еллар узгач, Зөфәр, син мине яңадан сәхнәгә, дөньяга чыгардың», – дип әйтте. Мансур Шиһапов та – бик матур популяр җырлар, шигырьләр язып, 7–8 ел тамашачы күз алдыннан югалып торды. Ул да: «Зөфәр Хәйретдинов мине кире дөньяга кайтарды», – дип әйтә иде, – дип хатирәләрен искә алды Зөфәр Хәйретдинов. – Ринат абыйның иҗатында – эчкерсезлек, гадилек, тормышчанлык. Ул теманы хыялдан эзләми, бөтенесен тормыштан ала. Очып барган каргага да багышлап шигырь язарга мөмкин иде. Ул шигырь генә булып калмый, җырга да әйләнергә мөмкин. Һәрбер җырчының күңелен күрә белде. Аның җырлары һәрвакыт популяр булды. Концертта да аның иң популяр җырлары яңгыраячак. Бу концерт Ринат абыйга һәйкәл кую кебек булачак.

Иҗат кичәсендә тагын нәрсәләр белән сөендерәчәкләр? Бу турыда концертның режиссеры Марсель Мәхмутов сөйләде:

– Ринат абый үзен шагыйрь буларак танытуын теләмәде дип әйтсәк тә, минем бу концертта аны шагыйрь итеп күрсәтәсем килде. Без аның җыентыгыннан күңелгә үтеп керерлек, җырчылар җырламаган шигырьләрен туплап, Кәрим Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова белән шигъри блоклар ясадык. Җырлардан тыш, концертта Ринат Мөслимовның шигырьләрен дә тыңларга мөмкин булачак. Бу җырларны бөтенебез белә һәм тамашачының кушылып җырларга теләге туачак дип тә уйладык. Шуңа без экраннарда җырларның сүзләрен чыгарачакбыз.

Ринат Мөслимовның җырлары тупланган «Бүләк булып калсын җырларым» китабы бер мең данәдә сатуга чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех әйтте.

–  Ринат абый миңа якташым буларак та, шагыйрь кеше буларак та күңелгә якын. Җыентыкка килгәндә, бик зур эш башкарылды. Бу җырларны редакторыбыз Рәмзия Шакирова  туплады. Җыентык затлы басма булып дөнья күрде. Әле бу китапка кермәгән шактый җырлар калды. Аларны алдагы елларда туплап, әзерлисе булыр. Китапны бастыруда аның дуслары булышты. Җыентык Ринат абыйның рухына дога, халкыбызга бер бүләк булсын иде, –диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү