Казан чокырларын төзекләндерүчеләр: «Юлларны салкын кыш кына харап итте»

Юлларны салкын кыш кына харап итте. 20 марттан бирле Казан чокырларын төзекләндерүчеләр әнә шулай ди. Быелгы эшләр нинди тәртиптә башкарыла һәм моның өчен күпме акчаны юлга күмәчәкләр? Җавап эзләп, сезне дә, безне дә борчыган чокырларны үзебез күреп кайттык.

Умырзаядан да әрсез чокырларны башкалада кичке сәгать сигездә ямый башлыйлар икән. Машина хәрәкәте азрак вакытта. Алты бригада биш дистәдән артык машинага төялеп чыгып китә дә иртәнге алтыга кадәр эшли. Без йоклаган арада, ким дигәндә 20, ә кайчак 100 чокыр ямала икән. Март азагыннан бирле 50 юл участогын төзекләндерергә өлгергәннәр инде. Салмачы бистәсендәге үзәк урам, башкаладагы Зур Кызыл, Зорге, Подлужная, Челюскин, Копылов, Ленинград, Беломорская урамнарында,  Миллениум күперендә хәзер курыкмыйча йөрергә була. Һәрхәлдә, махсус рейдка чыккан журналистларга шулай дип сөйләделәр. Гомумән алганда, быел Казанда 45 мең кв. метр мәйданда чокыр-чакырларны юкка чыгарырга җыеналар. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 мең кв. метрга артыграк. Юл эше болай да чыгымлы инде ул. Быел исә бу чыгымнар тагын да артып, әлеге эшкә 93 млн сум акча тотылачак.

– Башка шәһәрләр белән чагыштырганда, Казан юлларының торышы күпкә яхшырак. Әмма кичекмәстән башкарасы эшләр бар. Быел акцизлар күбрәк акча тупларга мөмкинлек бирде. Беренче чиратта хәрәкәт күбрәк булган урамнар төзекләндерелә. Автомобиль йөртүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә дә колак салабыз, – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Аның сүзләренчә, быел юл катламына кышның суык булуы тәэсир иткән. Узган ел да бу проблема турында еш ишеттек, күрдек, тоеп та карадык. Былтыр кыш исә температура «уйнады», 90 тапкыр нульдән түбән төште, юллар шуңа начар, дигәннәр иде. Бу сүзләрнең хуҗасы да – Игорь Куляжев. Кыскасы, безнең юллар көйсез кияүдән дә уздыра булып чыга.

Төзекләндерү эшләрен түбән температураларда гына кулланыла торган коеп ясалган асфальт белән башкаралар. Ямаулыклар дүрт ел хезмәт итәргә тиеш икән. Монысын үзебез барып күрдек. Киров районында урнашкан Олы Крыловка урамындагы 27 нче йорт тирәсенәдә җиде-сигез кеше эшли иде. Температура күтәрелгәч, асфальт-бетонга күчәчәкбез, ди эшчеләр. Шул тирәдә яшәүче бер журналист: «Моннан  ике йөз метр тирәсе ераклыкта да коточкыч чокырлар бар, аларны да ямап булмас микән?» – дигәч, комитет рәисе башта ул юлның «нәсел»ен сорашты, аннан, хәзер әйтәм, дип, эшчеләр янына юнәлде. Бигрәк җиңел икән бит! Әлбәттә, берәмләп килеп зарлану  дөрес булмас ул, ләкин Куляжев әйтүенчә, «Халык контроле»нә бирелгән гаризалар да карала.

Родина урамында эшләүче бригадалар янына да бардык. Төзекләндерү эшләре хәрәкәтне тоткарлый, дип зарланучылар да шактый икән. Бераз түзсәк, нәтиҗәсе үзебезгә югыйсә.

– Юлның бер ягын гына яптык, машиналарга үтәргә урын бар. Хәрәкәт зур булган юлларда озаграк тоткарланабыз. Бер бригада әзерли, икенчесе ямый. Җылырак булса, болай ук начар хәлгә төшмәс иде ул юллар. Быел эш бигрәк тә күп, ялларсыз эшлибез. Май ахырына тәмамларга планлаштырабыз, – дип сөйләде мастер Рәшит Рәхмәтуллин.

Гомумроссия халык фронты проекты сайтындагы начар хәлдәге юллар картасына күз салсак, Казан юлларының 188 километры – җимерек хәлдә. Әлеге мәгълүмат 17 мең кеше юллаган хәбәрләрдән тупланган.  

Лилия Гыймазова

Фото: «Татар-Информ»


Фикер өстәү