Татарстанда бөтен милек янып беткән һәм бер кеше үлгән

Татарстанда йорт, сарай һәм мунча янып беткән, 59 яшьлек ир-ат үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 11.46 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына республиканың Биектау районының Олы Битаман авылында Казан урамында йорт януы турында хәбәр килгән.

Янгын йортны, сарайны һәм мунчаны, барлыгы 84 кв метр мәйданны чорнап алган.

Янгын хәрабәләре арасында 59 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.


Фикер өстәү