Мурашко Россиядә коронавирстан тагын бер вакцина эшләү турында хәбәр итте

Россиядә коронавирустан тагын бер вакцина булдыру эше бара. Моның белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының А.Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институты шөгыльләнә, дип сөйләде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ТАСС белән әңгәмәдә.

«Учреждениенең югары фәнни потенциалы бар, анда фәнни, шулай ук диагностика белән шөгыльләнүче фәнни-җитештерү мәйданчыклар җитәрлек. Бүген бу институт мәйданчыгында тагын бер вакцина эшләнә», — дип сөйләде ул.

Сәламәтлек саклау министрлыгы якын арада беренче нәтиҗәләрне көтә, дип өстәде ул.

Фәнни-тикшеренү институты директоры Дмитрий Лиознов вакцина грипп вирусы нигезендә булдырылган һәм интраназаль куллану өчен билгеләнгән, дип өстәде. Клиник сынаулар башы, аның сүзләренчә, көзгә планлаштырылган.

Кичә министрлык «Вектор» фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән «ЭпиВакКороннар» вакцинасына клиник тикшерүләр уздыруга рөхсәт бирде.


Фикер өстәү