Казанда Владимир Ленин һәйкәлен төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнде

Казанның Ирек мәйданында урнашкан Владимир Ленин һәйкәлен төзекләндереп бетергәннәр. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы Иван Гущин хәбәр итте.

— Без Ирек мәйданындагы федераль әһәмияткә ия булган һәйкәлне тулысынча реставрацияләдек. Монументның авария хәлендә булуы аркасында, һәйкәлне алырга, җиргә куярга туры килгән иде, — диде комитет башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Ленинга һәйкәл 2020 елның октябрендә урыныннан алынган иде. Аны төзекләндерү өчен 35 млн сум сарыф ителгән.


Фикер өстәү