Татарстанда янгын чыгу-чыкмауны галәмнән күзәтәчәкләр

Утны галәмнән күзәтәчәкләр

Татарстанда янгын чыгу-чыкмауны галәмнән күзәтеп торачаклар. Шул ук вакытта табигатьтә дә, шәхси йортларда да янгын очраклары ешаерга мөмкин. Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин шулай дип кисәткән. «Тикшерү максатыннан янгын сагы хезмәткәрләренең рейдлары саны артачак. Кызу чор җитә, яңа очракларның да булуы бар. Соңгы өч көндә 37 янгын очрагы теркәлде», – дигән Трущин. Республикада чүп-чар һәм үлән яндыручыларга административ җәза чаралары күреләчәк. Кипкән үләнне яндырган өчен гражданнарга – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 6 меңнән 15 мең сумга кадәр, хосусый эшмәкәрләргә – 20 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф каралган.

 


Фикер өстәү