Чит илдә ял итүгә алынган юллама акчасы кире кайтарылачак

Узган елның 31 мартына  кадәр чит илләргә алынган туристлык юлламалары өчен түләнгән акча кире кайтарылачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.

“2020 елның 31 мартына кадәр төзелгән чит илләргә ял итүгә туристлык килешүләре буенча түләнелгән акчаны, чит илләргә туризм өлкәсендә туроператорның шәхси җаваплылыгы фондыннан, туроператор тарафыннан туроператорлар берләшмәсенә тапшырылган билгеле бер сумманы кире кайтару үтенече нигезендә, туристларга кире кайтарырга”, – диелгән документта.

Исегезгә төшерәбез: Россия 1 июньгә хәтле Төркия һәм Танзаниягә  очучы самолет рейсларын чикләде. Туристлык бизнесы вәкилләре моны, тармакка бик җитди зыян, дип бәяли.


Фикер өстәү