Халык синоптигы: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

Көннәр кинәт җылытты. Әкренләп халык өске киемнәрен юкаракка алыштырып, кайберәүләр бөтенләй чишенә үк башлады. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әле чишенеп бетмәскә куша.

– Апрельдә 20 градус җылы булырга тиеш түгел әле ул. Әле бит сыерчык бураны да булмады. Менә күрерсез, булачак ул. Бу атна ахырында салкынайтып ала, – ди Әмир абый.
Аның фикеренчә, әле май аенда ике тапкыр көннәр салкынайтасы бар. Беренчесе – 3 май тирәләрендә шомырт салкыннары булачак, икенчесе исә май ахырында көтелә. Анысында балан чәчәк атачак.
– Чын җәйне июнь башында көтегез. Ничек кенә җылы теләсәк тә, табигатьнең үз законы аның. Барыбер үзенчә эшли, – ди синоптик.

Синоптиклар фаразынча, 17нче һәм 18нче апрельдә явым-төшемнәр көтелми. 17се төнлә — 0-5 градус җылы, ә 18ендә 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Көндезләрен 11-17 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Ә киләсе атна башында төнлә 5 градуска кадәр салкын булачагы искәртелә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү