Казанда автомобиль бәрдереп киткән әби ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

Кичә көндез Казанда Гвардия урамында светофорның кызыл уты янганда юл аркылы чыга торган өлкән яшьтәге хатын-кызны машина бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 74 яшьлек пенсионер җитди җәрәхәтләр алган. Ул ашыгыч ярдәм каретасында үлгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү