Тукайга багышланган фильм булачакмы?

26 апрель – Габдулла Тукайның туган көненә багышланган матбугат чарасында шагыйрь турында фильм яки спектакль булачакмы дигән сорау да күтәрелде.

– Андый фикер бар. Илдар Ягъфәров белән дә бу хакта сөйләшкән бар, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та бу хакта уйлана. Әмма кино төшерер өчен үзебезнең кимәлебез дә булырга тиеш бит. Алынасың икән, ул шәп булырга тиеш. Икенче яктан, татар әдәбиятында Тукай кебек өйрәнелгән, популярлаштырылган башка шагыйрь юк та. Мәсәлән, китап нәшрияты аның әсәрләрен өч телдә бастырып чыгарды. Тиздән Тукай үзе әзерләп калдырган 30 табаклык китап дөнья күрәчәк. Мөхәммәт Мәһдиевнең Тукай турында язмалары китап булып чыгачак.
Ә бит шагыйрь турында шактый пьесалар язылган. Аларны берәр театрда сәхнәләштереп була иде бит инде. Ләкин театрларга репертуар җәһәтеннән тулы ирек бирелгән. Бу мәсьәлә буенча без Дәүләт Советы комитетында түгәрәк өстәл үткәрергә җыенабыз – дип җавап бирде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.


Фикер өстәү