Татарстанда янгын чыккан кунакханәдәге кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Мамадыш районындагы «Апрель» кунакханәсендә иртән янгын чыккан. 101 янгын хезмәтенә хәбәр 4:33тә килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын икенче дәрәҗәдәге катлаулылыкта дип бәяләнә. Өч катлы йортның түбәсендә 200 кв метр мәйданны ут ялмап алган. Аннан 22 кеше һәм 2 кунакханә хезмәткәрен эвакуацияләгәннәр. Бәхткә, зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү