Владимир Путин тәкъдим иткән ярдәмнәрне күрсәтү өчен акча җитәрлек

Владимир Путин тәкъдим иткән бурычларны үтәү өчен кирәкле акча Россия бюджетында бар. Түләүләр һәм башка ярдәм чаралары Финанс министрлыгы белән килештерелгән. 

«Барлык бу инициативалар җентекләп эшкәртелә һәм, әлбәттә, ниндидер инициативалар бюджет балансы бозылуга китерергә мөмкин булган вазгыять рөхсәт ителми. Бу хакта сүз дә була алмый», — дигән  Президентның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков «Комсомольская правда» радиосы эфирында.


Фикер өстәү