Вузларда түләүсез урыннар саны арта

20 июньдә вузлар абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Быел ил мәктәпләрен 700 мең укучы тәмамлый. Көллиятләрдән белгечлек алып чыгучы студентлар саны – 980 мең.

Документларны “Поступи Онлайн” порталы аша да тапшырырга мөмкин. Анда илнең 228 шәһәреннән 948 вуз тәкъдим ителгән. Барлыгы 417 меңнән артык бюджет урыны бар. Моннан тыш, тагын өстәмә 45 мең урын бүлеп биреләчәк. Бу хакта Владимир Путин Федераль җыенга юлламада хәбәр иткән иде. Әлеге урыннарның 70 проценты төбәкләрдәге университетларга каралган.

– Быелгы чыгарылыш укучыларының 60 проценты югары уку йортларына укырга керә алачак. Мондый бушлай белем алу мөмкинлеге бер генә илдә дә юк, – диде Владимир Путин.


Фикер өстәү