«Артист тукталса, артист була алмый ул»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан шәһәре филармониясе вокалист-артисты Резидә Шәрәфиева Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

–Без халыкка, тамашачыга хезмәт итәбез. Бу – минем өчен дулкынландыргыч зур бүләк. Хезмәтемне күреп, югары бәяләгәннәр өчен зур рәхмәт. Медаль киләчәктә яңа иҗат үрләренә ирешү өчен көч бирә. Без бер дә туктамыйбыз. Артист тукталса, артист була алмый ул. Ул һәрвакыт эзләнүдә, уйлануда. Филармониядә төрле чаралар үткәрәбез. Театральләштерелгән, музыкаль концерт программасы әзерлибез, шигырь дә сөйлибез, биибез дә, уйныйбыз да. Бу безгә бик ошый. Сәхнәгә чыкканда җырның эчтәлеген тамашачыга җиткерергә тырышам. Образга кереп чыгам. Яңа җырларым да көтелә. Күңелемә салмак җырлар ошый, – дип хисләре белән уртаклашты Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева.

 

Сәрия Мифтахова 


Фикер өстәү