Казаннан Екатеринбургка кадәр булган М-12 трассасы бушлай булачак

Россия Президенты Владимир Путин М-12 трассасын Екатеринбургка кадәр озынайту тәкъдимен әйткән иде. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин брифингта әйтүенчә, Казаннан Екатеринбургка кадәр булган араны түләүне итү планлаштырылмый. Хәзерге вакытта төзелә торган Мәскәүдән башлап Шәле – Баулыга кадәрге юл гына түләүле булачак.
– Әлеге вакытта М-7 “Волга” юлын түләүле итү буенча сөйләшүләр алып барылмый. Киләчәктә М-7 юлының 1 166 чакрым арасы Татарстан чигенә җитмичә, өскәрәк, Екатеринбург ягына китәчәк. Ягъни бу инде яңа төзелеш участогы булачак, – дип аңлатты Артем Чукин.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү