Путин Татарстанда 23 меңнән артыграк кешегә котлау хаты җибәрәчәк

Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм Ленининград камалышын кичерүчеләргә Бөек Җиңү көне алдыннан Россия Президенты имзалаган котлау открыткалары җибәреләчәк. Бу хакта Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. “Бәйрәм көннәрендә ветераннарның һәммәсенә котлау килеп ирешсен өчен почта хезмәткәрләре мөмкин булганның барын да эшләячәк”, – диелә хәбәрдә.

9 Майга бер атна кала, ил буенча барлыгы 800 меңнән артыграк кешегә дәүләт башлыгы котлавы урын алган махсус бизәлешле конвертлар юллау күздә тотыла. Шуның 23 400е Татарстанда яшәүчеләргә тапшырылачак. Котлау хатлары ветераннарның шәхсән үз кулына тапшырылачак. Ветеран күрсәтелгән адрес буенча яшәми икән, почта хезмәткәрләре, аның яшәү урынын аныклап, конвертны яңа адрес буенча китерәчәк. Вакытлыча өйдә булмаган очракта,  хаты Почта бүлегендә бер ай сакланачак. Мөмкинлек чыгуга, почта хезмәткәрләре аны ветеранның үзенә илтеп тапшыру ягын караячак.


Фикер өстәү