Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко килде

Бүген Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Аэропорттан алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасына юл тотты.

Роман Головченконың Казанга сәфәренең төп максаты – Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу.

Исегезгә төшерәбез, ЕАЭС – Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан кергән халыкара икътисадый интеграция оешмасы. Күзәтүчеләр статусына Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба дәүләтләре ия.


Фикер өстәү