Испан комигы Хуан Хойя Борха вафат. Интернет киңлегендә ул күбрәк Эль-Риситас буларак танылган иде. Аңа 65 яшь булган.
Узган елны йөрәк-кан тамырлары белән бәйле проблемалары аркасында аның аягын ампутацияләгәннәр. Шул вакыттан бирле комик хастаханәдә яткан. Бүген хәле начарланган, ләкин табиблар аны коткарып кала алмаган.